Әлмәт ветераннары – фестиваль лауреаты
Ветераннар арасында уздырылучы “Балкыш-Сияние” III республика фестиваленең гала-концерты булып узды.
Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелде. Гала-концертта катнашу өчен жюри 94 концерт номерын сайлап алды. Әлмәтнең ветераннар советы каршында оештырылган катнаш хор, “Гармония” халык вокаль ансамбле, хормейстер Галина Бибанина, солистка Валентина Исламова фестиваль лауреаты булдылар.