Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабугада көзге ярминкәләр 2 ноябрьгә кадәр дәвам итә

Район авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукцияне һәм халык куллану товарларын яраклы бәягә сату дәвам итә. Теләгән  кеше һәр шимбәдә сәгать 9 дан кичке 4 кә кадәр  кышка кирәкле запасын баета ала.

Сату мәйданчыклары өч урында: “Мираж” сәүдә үзәге территориясендә, М.Горький урамындагы Иске базарда һәм Тынычлык проспектында урнашкан.    

Райбашкарма комитеты мәгълүматларына караганда, бүгенге көнгә гомуми күләме өч миллион сумлык диярлек барлыгы 170 тонна продукция сатылган.

Алабугалылар күбрәк бәрәңгене яратып ала. Рәсми хәбәрләр буенча, аны 110 тонна сатканнар инде. Шулай ук гадәттәгечә бодай, арпа кебек бөртеклеләр һәм суганга сорау зур.

Быелгы ярминкәләрдә дүрт авыл җирлегеннән: Танайка, Бехтерево, Дөм-Дөм, Костенееводан китерелгән товарны сатып алырга мөмкин. Башка төбәкләрдән: Әгерҗе, Мамадыш, Түбән Кама, Яр Чаллы, Удмуртия, Мәскәү өлкәсеннән килеп саталар. Сәүдә урыннары эшмәкәрләргә, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барган һәм бакчачылык белән шөгыльләнгән кешеләргә дә бирелә.

Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының беренче урынбасары Лилиана Бикметова хәбәр итүенчә, ярминкәләр вакытында пенсия таныклыгы ияләренә яшелчәләрне алып кайту буенча бушлай транспорт ярдәме оештырыла. Моннан тыш, Авыл хуҗалыгы идарәсе салам, тирес, ашлык һәм тере мал алып кайтуда булыша. Бу хезмәттән файдалану өчен  2-73-42 телефонына шалтыратырга кирәк.

Шимбә ярминкәләре арасында сатып алырга теләүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен Тарловкадан алырга мөмкин, тик товар алырга барганчы, башкарма комитетның сәүдә бүлегенә 3-83-81 телефоны буенча шалтыратып, заявка бирергә кирәк.

Ярминкәләр 2 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Район башлыгының урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина әйтүенчә, быел аларның соңгысы бер урында гына үтәргә мөмкин. Ул урын, мөгаен, “Мираж” сәүдә үзәге булыр.   

Айдар НУРМИЕВ

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus