Үзәктә - музыкаль кунакханә
“Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен Музыка көне уңаеннан “Музыкаль кунакханә” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә узды. Китапханәчеләр Айгөл Камалиева белән Галина Лаврентьева Музыка көненең килеп чыгу тарихы, композиторлар турында сөйләделәр, кинофильмнар өчен язылган музыка буенча викторина үткәрделәр.