Зәйдә ата-аналарга хокукларын һәм бурычларын аңлаталар
Бүген Зәйнең 6нчы мәктәбендә яшүсмерләр арасындагы тискәре күренешләргә юл куймау атналыгы кысаларында гомумшәһәр ата-аналар конференциясе үткәрелә. Анда балигъ булмаганнар эшләре буенча җаваплы затлар, прокуратура хезмәткәрләре катнаша. Конференция “Ата-аналар хокуклары һәм бурычлары” дигән тема астында оештырыла.