Бүләкләнүчеләр арасында Зәй авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы да бар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы агросәнәгать хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Зәй авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов та бар. Ул “Хезмәттәге уңышлары өчен” медаленә лаек булды.