Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй укытучылары педагоглары сингапурча укыту методикасының алга таба куллану формаларын өйрәнә

Татарстан Президенты тәкъдиме белән республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы  дүрт  елдан артык  Сингапурның “EDUCARE” компаниясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә – алар тарафыннан республика укытучыларының һөнәри осталыгын күтәрүгә юнәлтелгән махсус проект тормышка ашырыла. Башта ул башкала мәктәпләрендә җәелдерелсә, узган уку елында район, авыл мәктәпләрендә, шул исәптән бездә дә кулланыла башлады. Моның өчен район, авыл мәктәпләреннән сайлап алынган укытучылар махсус тренинглар узды, соңрак үз өйрәнгәннәрен район мәктәпләрендә башка педагоглар белән дәресләр үткәрү формасында  уртаклаштылар. Нәтиҗәдә район педагоглары сингапурча укыту алымнарының беренче этабын  уңышлы куллануга кереште. Бу көннәрдә исә шәһәрнең 4нче мәктәбендә алга таба бу яңа укыту методикасын өйрәнү максатында тагын ике көнлек семинар-тренинглар оештырылды.

Семинарны бу мәктәптә үткәрү очраклы түгел. Әлеге белем йорты районда бердәнбер “Школа превосходства”- өстенлекле мәктәп исемен алды. Мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсе дәүләт имтиханнарында һәм фән олимпиадаларында чагыштырма югары булу нәтиҗәсендә әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булды.

Семинар-тренингны Сингапурның “EDUCARE” компаниясе Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү республика программасын тормышка ашыру үзәге белән берлектә үткәрде.

–Укуларда XXI гасырда белем бирүне логик фикер йөртү культурасы үсеше нигезендә үзгәртү төп тема буларак   алынды. Безнең мәктәп “Школа превосходства” сыйфатында, BBL баш мие эшчәнлеген активлаштырып укыту юнәлешен алды. Семинар-тренингларда педагоглар нәкъ менә шушы юнәлештә укучылар белән эшләү, аларга дәрес бирү үзенчәлекләрен өйрәнде, – ди мәктәп директоры Альбина Ларина.

Укытучыларга яңа метод белән укыту үзенчәлекләрен, алдан махсус курслар үткән мәгариф идарәсенең методист-тьюторлары,  “EDUCARE” компаниясе тренерлары сингапурлы Рамеш һәм Лилия Хәсәнова төшендерделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus