Түбән Әлки урта мәктәбе командасы “Хәвефсезлек мәктәбе” республика бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады
Түбән Әлки урта мәктәбе командасы “Хәвефсезлек мәктәбе” республика бәйгесендә районыбыз данын яклап чыгыш ясады.
Тугыз укучыдан торган команданы ярышларга укытучы Альберт Сираҗев әзерләде. Түбәнәлкилеләр Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы үткәргән мондый бәйгедә беренче тапкыр катнаштылар һәм әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр.