Зәйдә җомга көнне 2 фаҗига теркәлде
Җомга, статистика буенча, юлларда техника хәрәкәте аеруча көчле көннәрдән санала. Бу аңлашыла да. Атна ахырында шәһәрдән авылларга, ерак юллардан эш тәмамлап кайтучылар күбәя. ЮХИДИ инспекторлары белдерүенчә, мондый көннәрдә фаҗигаләр дә арта. Мәсәлән, узган атнадагы кеше сәламәтлегенә, техникаларга зыян килгән һәлакәтләрнең 2се дә җомгада теркәлгән. Икесе дә эңгер-меңгер вакытта булган. Беренчесе Нариманов урамы белән Нефтьчеләр проспекты чатында ВАЗ автомобилен иярләүченең борылышта “Газель”гә юл сапмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан. Кагыйдә бозучы үзе үк зыян күргән. Икенче очракта “КамАЗ” машинасы тиешсез урында борылыш ясаган һәм “Хундай Гетц” автомобиле килеп бәрелүгә сәбәпче булган. Кар төшкәнче юлларда көзен болай да караңгы була. Һәркемнән игътибарлы булу сорала. Ә кагыйдәләрне үтәмәсәң, фаҗигаләрне көт тә тор.