Синең язмышың сәхнәдә
Шимбә көнне Әлмәт театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итә.
“Язылмаган язмышлар” дип аталган һәм кече залга исәпләнгән театраль тамашаны сәхнәгә актриса Нәфисә Исмәгыйлева куйды.
“Язылмаган язмышлар” – вербатим, ягъни документаль театр дип бәяләнә. Чынбарлыктагы замандашларның тарихы, теге яки бу вакыйгага китергән сәбәпләр, реаль кешеләрнең үз кичерешләреннән алган сабагы турында тамашачыга актерлар сөйли. Алты монолог – алты язмыш турында бәян итәчәк. Вербатим XX—XXI гасырлар чигендә популярлаша. Әлмәтлеләрнең исә бу беренче чирканчыгы.