Зәйнең 7нче мәктәбендә Мәрхәмәтлелек көне үтте. Аңа әлеге мәктәптә белем алучы укучыларның әби-бабайлары, педагогик хезмәт ветераннары чакырылды. Чәй өстәле артында элекке укытучылар мәктәптә дәрес биргән чактагы кызыклы мизгелләрен искә алдылар. Мәктәп ярминкәсендә балалар җитештергән яшелчә, теккән-чиккән әйберләр, кулдан эшләнгән сувенирлар тәкдми ителде.