Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Заман сулышы"на язылучылар бүләк отты

“Газетка язылучы көне”ндә “Заман сулышы”на язылучылар арасында без дә бүләкләр уйнаттык. 


Газетка да язылып, бүләк тә отып була торган көн итеп – икенче октябрь билгеләнгән иде. Ул көнне “Заман сулышы”на җитмешләп кеше язылган. Үзәк почтада барабанга нәкъ шул санда мәгълүмат язылган кәгазьләрне салып әйләндердек. Бу юлы шунысы үзенчәлекле булды: дүртенче яртыга үзәк почтага “Заман сулышы”на язылган җиде-сигезләп кеше килгән. Алар уен барышын үзләре дә күзәтеп торды. Ике бүләгебезне баштан үзләре килгән кешеләр арасында уйнатырга булдык: барабанга аларның квитанцияләрен салып әйләндердек.

Шулай итеп, чәй һәм сөлге салынган пакет Лениногорскида яшәүче Камәрия апа Хөснетдиновага чыкты. Зур сөлгене Мөнәфирә апа Шәмсетдинова отты. Шуннан соңгы призларны ул көнне язылган барлык катнашучылар арасында уйнатабыз дип, барабаннан кәгазьне тартып чыгардык. Ул җиңүчебез дә үзе килгән икән. шулай итеп, чәй һәм сөлге салынган икенче пакетны Роза апа Сөләйманова отып куйды. 

 
Апаларыбыз өчесе дә бик куанды: “Моңа кадәр лотереяга бер тиен дә откан юк иде, кызык булды әле бу. Күктән төшкән бүләк”, – диләр. Аларны фотога да төшереп алдык.  Төп укучыларыбыз авылда бит, алар отмас микән дип борчылып торганда, тагын бер бүләгебез Куакбашка чыкты да куйды. Урталай бөкләп салынган кәгазьгә А.Шайхутдинов. Куакбаш” дип язылган иде. Ул борыч, тоз савытлары җыелмасын отты. Әлеге укучыбызны бүләк тапшыру өчен редакциядә көтеп калабыз. 
 
Үзәк почтада ерактан шунда хәтле килдем, миңа чыкмады дип үпкәләбрәк калган апаларыбыз да булды. Нишлик соң, бәхет эше бит ул. Шулай да төшенкелеккә бирелмәскә киңәш итәбез. Чөнки “Заман сулышы” газеты редакциясе язылу нәтиҗәсе буенча декабрь ахырында да призлар уйнатачак.
 
Шуңа, газетка язылу белән, онытмыйча, квитанция номерын, исем-фамилиягезне редакциягә – 5-39-08, 5-39-59, 5-07-72 телефоны буенча хәбәр итегез. Приз бер чыкмаса – бер чыга ул. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus