Илнең иң яхшы педагогы исемен Норлаттагы 1 нче урта мәктәпнең биология укытучысы Алла Головенькина яулады. 14 еллык педагогия стажына ия мөгаллимә Татарстанның “Ел укытучысы – 2014” исеменә дә лаек булган иде. Алла Головенькина ил күләмендә дә оста педагог, һөнәрен ихластан яратуын күрсәтә алган. Суперфиналга 5 укытучы – Мәскәүдән Росалии де Кастро исемендәге 1558 нче гимназиянең испан теле укытучысы Екатерина Новикова, Ленинград өлкәсеннән Гатчинск гимназиясенең немец теле укытучысы Денис Рочев, Магнитогорск шәһәренең 5 нче урта мәктәбеннән рус әдәбияты укытучысы Анна Стельмахович һәм Самара өлкәсенең Ягодное авылы урта мәктәбенең информатика укытучысы Алексей Фоломкин узган булган.