Audi A-6 машинасының исерек килеш руль артына утырган 40 яшьлек шоферы алда барган “КАМАЗ” машинасына килеп бәрелә. Өстәвенә шофер машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булып чыккан. Иномарканың ике пассажиры – 23 яшьлек кыз һәм 39 яшьлек ир-ат ашыгыч медицина ярдәме килгәнче үк һәлак була. Шоферның эче имгәнә һәм ул РКБга озатыла, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.