Башта катнашучыларның барысы да куркынычсызлык буенча инструктаж узды һәм жирәбәдә катнашты. Аннан соң картингистлар ярымфиналда көч сынашты. Җиңүчеләр финалга үтте. Урыннар төрле категория буенча бүленде. Малайлар арасындагы кече төркемдә “Спартак” клубыннан Артур Җиһаншин беренче урын яулады. Кызлардан финишка беренче булып Зөлфия Утеева (“Дружба”) килде. Зуррак яшьтәге үсмерләр арасында Андрей Савельев (“Әлмәт моржлары”), Азалия Хәйрисламова (Эдельвейс”) беренче урынга чыкты. Педагоглар арасында җиңү “Искра”дан Анна Токаревага елмайды.