Мөселман дөньясында иң мөкатдәс бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме ислам диненең рәхим-шәфкать, мәрхәмәт һәм кешеләргә карата мәхәббәт белән сугарылган олы әхлакый кыйммәтләрен гәүдәләндерә. Бу көндә без һәркайсыбыз аеруча изге гамәлләр кылырга ниятлибез, әҗер-савапларга ирешергә өметләнәбез. Ихлас рәвештә без әдәп-әхлак кануннарына тугры калырга, бер-беребезне рәнҗетмичә, татулыкта яшәргә тырышабыз.
Корбан бәйрәмендә без миһербанлылык һәм шәфкатьлелек хакында еш уйланабыз. Игелекле гамәлләр кылып, корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмнең никадәр тирән мәгънәгә ия икәнен күрсәтә.
Хөрмәтле милләттәшләр!
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын, өйләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен, барлык күркәм эш-гамәлләрегездә зур уңышлар китерсен, шатлык-куанычлар һәм күңел тынычлыгы бирсен. Шатлыклы һәм нурлы Корбан бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешүгә һәм туган төбәгебез файдасына нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Корбан бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен, үзегезгә һәм якыннарыгызга күңел күтәренкелеге, бәхет, тынычлык һәм исәнлек-саулык телибез.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х. Салихов
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе М.Н. Гыйрфанов