Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дөм-Дөмдә участковый өчен төзелгән йорт ачылды

Алабуга районы Дөм-Дөм авылында тантаналы рәвештә участок полиция хезмәткәре өчен төзелгән административ-торак комплексы ачылды. Комплекс дүрт авылга хезмәт күрсәтәчәк.

Тантанада Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры урынбасары Марат Айдаров, Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина, башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Әюпов һәм полиция бүлеге башлыгы Юрий Пономарев катнашты.  

Яңа терәк пункт Дөм-Дөм, Куклюк, Шүрнәк һәм Олы Елово авылларына хезмәт күрсәтәчәк.

– Бу районда участок полиция вәкилләре өчен ачылучы өченче шундый йорт. Республика программасы ярдәмендә мондый йортлар Морт һәм Поспеловода торгызылды. Һәм менә бүген, ниһаять, Дөм-Дөмдә дә ачылды, – диде Зөлфия Сөнгатуллина.

Терәк пункт белән берләштерелгән комплекста Вячеслав Пермяков яшәячәк һәм эшләячәк. Комплексны торгызу эшләренә республика казнасыннан акча бүлеп бирелде, инженерлык челтәрләре үткәрүдә җирле бюджет ярдәм итте.

Хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында авылда эшләүче участковыйлар өчен безнең районда ике шундый йорт төзелде инде. Морт авылындагы йорт җирле бюджет хисабына төзелсә, Поспелово саласындагы төзелеш республика биргән акчаларга башкарылды. Бу эшләргә 2,5 миллион сум акча сарыф ителде.  

Өй туена әзерләнүче участковыйга суыткыч һәм ксерокс бүләк ителде.

– Бүгенге көндә төзелгән административ-торак комплекслар барысы да эшли. Без алар төзелгән урыннарда криминаль халәтнең тотрыклануын күзәтәбез, – диде ТРның эчке эшләр министры урынбасары Марат Айдаров.

Бүгенге көндә Алабуга районында тагын бер терәк пункт төзелеше ахырына якынлаша. Шушы көнннәрдә Костенееево саласында да участок вәкиле өчен йорт куллануга тапшырылачак.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus