Корбан бәйрәменә рәхим итегез!
Алабуга җәмигъ мәчете барлык мөселманнарны да якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлый һәм 4 октябрь көнне 6 сәгать 30 минутта гает намазына чакыра.
Корбан бәйрәменең икенче көнендә, 5 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә барлык мөселманнарны да шәһәр мәдәният йортына Корбан бәйрәменә чакырабыз!
Әлеге чарада вәгазьләр, балалар өчен конкурслар, бәйрәм өстәле каралган.
Рәхим итегез!