Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

“Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” коллективы редакциядән пенсиягә киткән өлкәннәр белән очрашты

Очрашуга редакциядә озак еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан тугыз пенсионер килде.

Дүшәмбе көнне бәйрәм уңаеннан “Новая Кама” һәм  “Алабуга нуры” газетасы хезмәткәрләре редакциядән лаеклы ялга киткән пенсионерларны чакырган иде.

Очрашу хәл-әхвәл сорашудан башланды. Кемдә ничә онык, гаиләдә нинди үзгәрешләр булган, кем нәрсә белән мавыга... Чәй янында яшьләр белән аралашып, үзләре дә яшәреп киткән өлкән буын вәкилләре бүгенге проблемалар һәм аларны чишү юллары турында гына түгел, ул мәсьәләләрне китереп чыгарган сәбәпләр хакында да бәхәсләште. Чакырылган 13 кешенең 9 ы килгән иде. “Алабуга нуры”нда озак еллар эшләгән Роза Абдул кызы Мөбәракшина, Шәмсия Лотфулла кызы Дадина, Зирәк Хәсән кызы Закироваларны күрүебезгә без бик шат булдык. Шәмсия апа белән Зирәк апа редакциягә килеп, әледән-әле хәлебезне белеп торалар.

Бер шәһәрдә яшәсәң дә, бергә җыелырга җай чыкмый. Өлкәннәр көне алдыннан очрашуга сөенеп килгән пенсионерларыбызга шатлыклы озын гомер, бәхетле картлык теләп калдык. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, дигәндәй, редакциядән аларга күчтәнәч – ашамлыклар җыелмасы тапшырылды. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus