Укучылар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” спорт комплексының йөгерү буенча нормативларын тапшырдылар
Укучылар “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) спорт комплексының йөгерү буенча нормативларын тапшырдылар.
Базарлы Матак мәктәбендә сәламәтлекләре буенча норматив тапшыру 319 укучыга рөхсәт ителгән иде, аларның 294е үзләрен сынап карадылар. Нәтиҗәләр мондый: 90 укучы “Алтын”, 120 се – “көмеш” һәм 56 сы “бронза” значок нормативларын үтәгәннәр. Бу атнада укучылар озынлыкка сикерү һәм кросс буенча нормативлар тапшырачак.