Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сәнгать мәктәбенең якты йолдызлары

Районыбызның горурлыгы булган Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбенең 44 еллык тарихы бар. 2006 елны аңа якташыбыз Тәберде-Чаллысы авылы егете, үзешчән композитор Фәтхерахман Әхмәдиев исеме бирелә. Биредә музыка (фортепиано, баян), сәнгать, хореография, театр бүлекләре эшләп килә. Яшәү дәверендә мәктәпне 500 дән артык укучы тәмамлаган. Сокланырлык сан түгелмени?!
Тылсым белән, гүя, туа көй
Сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр арасында очраклылар юк. Үз эшен ихластан яратканнар, күңелләре белән шуңа береккәннәр генә эшли биредә. Һәркайсының иңендә дистә елларга ялганган хезмәт стажы бар. Сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова, Татьяна Перелетова, Алсу Галиуллина–Түбән Кама музыка училищесын бер үк вакытта тәмамлаганнар, ә Татьяна Купцова исә шул ук елны Казан дәүләт педагогика институтының музыка факультетын тәмамлап бирегә укытырга кайткан. Бүгенге көндә алар 20 елдан артык хезмәт куйган хөрмәткә лаеклы укытучылар. 
–Музыканы иң элек күңел белән тоемларга кирәк,–ди Елена Фәсхетдинова. –Балалар бакчасында ук  музыка дәресләренә яратып йөри идем. Музыка кораллары минем өчен яктылык нуры чәчүче тылсымга тиң иде. Бакчага йөрүем дә әнә шул могҗизага ирешү өчен булды. Ул чорларда әти-әниләрнең дә хезмәт хакы зур түгел, шулай да алар миңа 700 сумга пианино алып бирделәр,–ди ул.
–Безне укытучылар шәһәрдән килеп укыттылар. Алар безнең өчен күктә яшәүче илаһи затлар кебек иде. Пианино клавишына басып моң чыгару гаҗәп   булып тоелды.  Танышым Настя апа: “Менә сез дә укып бетерерсез, матур киемнәр киеп укытырга килерсез әле”, дигән иде,–ди елмаеп Татьяна Купцова.
Укулары, өйрәнүләре җиңел булмагандыр, әлбәттә. Ташларга дигән уй килгән вакытта да алар ахыргача барырга көч табып укуны тәмамлаганнар, куйган максатларына ирешкәннәр. “Укыган өчен аена 16 сум акча түләп укыдык, ничек тә булса анда барырга, өйрәнергә тырыша идек. Хәзер балаларны кызыксындыру өчен компьютерлар, телефоннар бар. Аларны музыкага тарту өчен күп көч куярга кирәк”,–ди Татьяна Перелетова.
–Һәр балада да музыкага карата сәләт бар. Бер-ике юл җырлап җибәрсә,  бала өчен зур ачыш, аны вакытында күреп алып, үстерә белергә генә кирәк,–ди Алсу Галиуллина.
Укытучылар балалары сәхнәдә чыгыш ясаганда борчылып, аларга көч биреп торалар. Ирешкән уңышлары аларга алга таба эшләү өчен дәрт, куәт бирә. 
 Иҗат ялкынында яшәп
Сәнгать мәктәбенең соңгы еллардагы шанлы уңышы республикада гына түгел, Рәсәй күләменә чыкты. Әлбәттә, һәр ирешелгәннәрдә укытучыларның тиңсез хезмәте ята. “Рапсодия” бию төркеменең (җитәкчеләре Светлана Гаврилова һәм Елена Фәсхетдинова) ел саен “Созвездие-Йолдызлык” конкурсларында призлы урыннар алуы гына да күп нәрсә турында сөйли. Узган ел әлеге хореографик коллектив Чебоксар, Казан, Мамадыш шәһәрләрендә узган фестиваль-конкурсларда катнашып беренче һәм икенче дәрәҗәдәге лауреат Дипломнарына ия булдылар. Ә быел исә “Созвездие-Йолдызлык-2014” нең супер финалына җиткән “Рапсодия” Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында уңышлы чыгышы белән янәдән бер баскычка күтәрелде. 
Әйе, ирешелгән уңышлар бихисап. Сәнгать мәктәбендә тәүге адымнарын ясаган, соңрак район, республика сәхнәләрен яулаган Зәринә Хәсәншина, Зөһрә Насипова, Сергей Фалин кебек талантлары белән дә горурлана районыбыз. Аларның эзлекле уңышларын Адилә Миннекаева, София Нагимуллина, Алинә Җәләлова, Регина Шмелева кебекләр үзләренә эстафетага алган. Җитәкчеләре исә югарыда телгә алынган мөхтәрәм укытучы мөгаллимнәр. Районыбызда үткән бер генә бәйрәм чарасы да сәнгать мәктәбе коллективыннан башка узмый. Киләчәктә дә аларга уңышлар телибез.
Фәрвәз Каюмова,  Гөлназ Зарипова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus