Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Алабуга балалар йорты автобус откан

Алабуга балалар йорты социаль юнәлештәге проектлар буенча республика бәйгесендә автобус откан.

Бу конкурс «РИТЭК»ширкәте һәм «ЛУКОЙЛ» шәфкатьлелек фонды булышлыгы белән үткәрелде. Аның төп девизы – чын-чынлап мохтаҗларга булышырга курыкма.
Алабугалылар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә уздырылучы “Игелек кылырга барабыз” проекты өчен “ Шәфкатьлелек” номинациясендә җиңү яулыйлар. Аның кысаларында Алабуга балалары сугышчан дан урыннарында булырга, хәтта Мамай курганына кадәр барып җитәргә ниятли, шулай ук кайчандыр Алабуга балалар йортында яшәгән өлкәннәрнең хәлен белеп кайтырга да исәпләре бар аларның. «Юлдаш» туристлык үзәге белән берлектә, балалар йортында тәрбияләнүчеләр Нократ һәм Чулман елгалары буйлап Кировтан Алабугага кадәр Җиңү йөзүе оештыру турында да план коралар.
Барлык бу уй-хыялларын үсмерләр бәйгедә отып алган 18 урынлы Ford Transit автобусында тормышка ашыра алачак. Элеккеге «Газель» автомобилендә балалар тик шәһәр буенча гына хәрәкәт итә алган, ә хәзер яңа автобуста Алабугадан читкә дә чыга алачаклар.
Җиңүчеләргә автобус 8 октябрьдә килеп җитәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus