Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәдәният сарае артистлары – Картлар йортында

Өлкәннәр дигәч, туганнары, балалары  янәшәсендә өй җылысын тоеп яшәүчеләр күз алдына килә. Ә бит болардан мәхрүм булып гомер итүчеләр бар, алар– картлар һәм инвалидлар йортында торучылар.


Алар читтән килгән кешене дә туганы кебек каршылый, хәл- әхвәлен белешә. Әнә бит шәһәребезнең әлеге йортында яшәүчеләр янына Мәдәният сараеның иҗат колективлары  концерт белән килгәч, ничек шатланып, кочаклап ук каршы алдылар. Артистлар килүнең сәбәбе дә бар: Өлкәннәр көненә багышлап, җыр-моң бүләк иттеләр.

“Эрзянка” коллективының җырлары, Әнвәр Ямалиев, Равил Гыйматдиновның моңлы итеп көй сузуы, Руслан Миннегалиевның музыка уен коралларында уйнавы һәркемгә ошады. Артистлар җырларны да өлкәннәр күңеленә хуш килә торган, яшьлек чорын исенә төшерә торганын сайлаган. “Эрзянка” коллективы җыр сузганда, биредә яшәүчеләр түзмичә, биергә чыкты.

Бер тапкыр гына түгел, берничә кат хәрәкәтләнеп алдылар. Җырларга кушылып җырладылар да. Артистларның килүенә, сабыйларча куанып, рәхмәт әйтеп, тагын күрешүне теләп калдылар. Әйе, дөрес әйтәләр шул, өлкәннәргә игътибар, җылы сүз кирәк. Монда төрле язмышлылар очрый. Мәсәлән, Клавдия түти (авт. исеме үзгәртелде) биредә сигезенче ел яши икән. Утыз елдан артык эш стажы булган бу апа хәзер дә хәрәкәтчән. Монда үзенә пар тапкан. “Көннең үткәнен сизмим дә. Юам, җыештырам, пешерәм, тегәм”, ди ул. 

Тумышы белән районыбызның бер авылыннан булган Мөнәвәрә апаны (исеме үзгәртелде) шикәр чире бер аяксыз калдырган. Хәзер инвалид арбасы ярдәмендә хәрәкәтләнә. Дүртенче ел монда яши. Авылда клуб хезмәткәре, аннан җиде ел Әлмәттә мәктәптә эшләгән. Язмыш диген, тыз-быз килеп хезмәт итеп йөргәндә, монда килеп эләгермен дип уйламагандыр да. “Бүлмәдә икәү торабыз. Карыйлар, ашаталар, телевизор, суыткыч бар. Менә бүген нинди матур бәйрәм оештырдылар”, ди ул.
 
Концерт тәмамлангач та китәселәре килмичә таралыштылар. Кайберләрен шунда эшләүче медицина хезмәткәрләре бүлмәләренә  озатты. “Өйләренә киттеләр инде” , дип уйлап куйдым. Алар шушы язмыш белән килешкән. Барыр җире, көтәр кешесе юк. Ярый, хөкүмәт ярдәменнән ташламый. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus