Зәйдә тәрбиячеләрне хөрмәтләделәр (фоторепортаж)
Зәйнең 7нче мәктәбендә тәрбиячеләр, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләү тантанасы үтте. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова чыгышында балаларга тәрбия бирү үзенчәлекләренә тукталып, хәзер бакчаларда сабыйларга беренче баскыч белем бирү дәрәҗәсе алып барылуын ассызыклады.
– Бала кече яшьтән үк шәхес буларак формалаша барып, мәктәпкә заманча белем алуга әзер булып килә. Әлбәттә, бу җиңел хезмәт түгел, әмма тормыш бездән бакча яшеннән үк киләчәк буынны тәрбияле, башлангыч белемле итүне сорый. Монда, һичшиксез, сезнең сабырлык, күп көч куюгыз таләп ителә, – диде ул, район җитәкчелеге исеменнән рәхмәт белдереп.
Соңгы елларда районыбыз бакчаларының җитди төзекләндерү этабы үтүе яшь буынны заманча шартларда тәрбияләү мөмкинлеге тудырды. Һәр бакчаның аерым бер предприятие тарафыннан шефлыкка алынып даими күзәтүдә торуы да сабыйларның физик, акыл үсеше өчен кирәк булган җиһазларга ихтыяҗлык кичермәвенә китерә. Тантана барышында аеруча активлык күрсәтүче шеф предприятие җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар – “Зәй-Су каналы” ҖЧШ, “Техно”, “Зәй шикәре” ҖАҖ, шәһәр электр челтәре предприятиесе. Әлеге оешмалар бакчалар территорияләрен асфальтлау, электр челтәрен алыштыру, уен мәйданчыкларын төзекләндерү һ.б. эшләрне сыйфатлы башкарды.
Ә һөнәри бәйрәм уңаеннан 21 хезмәткәргә район мәгариф идарәсе Мактау грамотасы тапшырылды. Бәйрәм мәктәп укучылары чыгышлары белән аралашып барды.