Балаларын тиешенчә тәрбияләмиләр
Балигъ булмаганнар эшләре һәм һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе утырышында имин булмаган 8 гаилә тикшерелде.
Сәбәбе – ата-аналар балаларын карау, тәрбияләү һәм хокукларын яклау буенча үз вазыйфаларын үтәмиләр. Комиссия ике гаиләне ведомствоара патронат исәбенә куярга дигән карарга килде. Бу әлеге гаиләләрне тернәкләндерү, ата-ананы балалары турында кайгыртырга өйрәтү өчен төрле чаралар күреләчәк дигән сүз.