“Ялта-Зәй” белән министр танышты (фотолар)
Министр “Ялта-Зәй”нең заман таләпләренә туры китереп төзекләндерелүеннән канәгать калды. Татарстан Республикасы чаңгы һәм биатлон Федерациясен “Челтәрләр компаниясе” ААҖ генераль директоры И. Ш. Фәрдиев җитәкли. Компания базаны төзекләндерүгә шактый гына инвестицияләр кертә.
– Биредә спортчылар әзерләү өчен шартлар тудырылган. Бигрәк тә үсеп килүче яшь спортчыларга шөгыльләнү һәм төрле дәрәҗә ярышларны кабул итүгә мөмкинлекләр бар. Спортта Россия күләмендә алдынгылар рәтендә торучы Татарстан өчен киләчәк турында кайгырту бик мөһим. Хәзер без 2015-2016нчы елларга төзекләндерү таләп ителгән спорт, физкультура объектларын барлыйбыз. Шулай ук кайсы спорт төрләренә игътибарны арттыру кирәклеге дә истә тотыла. Монда паралимпиячеләр өчен дә шартлар тудыру игътибар үзәгендә. Безнең чаңгы спорты буенча паралимпиа чемпионыбыз бар, алга таба аның үрнәгендә яшь спортчылар әзерләү исәбе юк түгел, – диде ул.
Ә “Ялта –Зәй” заманча төзекләндерүнең инде беренче җимешләрен бирә. Әле кайчан гына чаңгы спорты буенча команда республикада беренче егермелеккә дә керми иде, хәзер исә алар алтынчы урынны били. Россия җыелма командасы составына биредә шөгыльләнүче сигез спортчы керде. Быел “Ялта-Зәй” Россиякүләм алты ярыш үткәрергә җыена, дип белдерде федерациянең вице-президенты Эдуард Галиев.
Ә төзекләндерү эшләренә килгәндә, инде беренче планлы эшләр төгәлләнгән.
– Спортчылар өчен яшәү, туклану урыннары, трассалар заманчалаштырылды. Алга таба тагын бер зур бина булдырып, анда бассейн ясау планы күз уңында тотыла. Ул ярышлар үткәрү урыны дәрәҗәсендә булмаса да, биредә шөгыльләнүче спортчыларга физик чыныгу, ә җәйге чорда ял итүче балаларга санитар таләпләргә җавап бирүче коену урыны булачак, – дип белдерде “Челтәрләр компаниясе” ААҖ генераль директорының инвестицияләр буенча урынбасары Азат Мәҗитов.
Очрашу барышында шулай ук районның Федот тавындагы чаңгы трассасын заманча итү, чишенү-киенү урынын сафка бастыру мәсьәләсе дә кузгатылды.