Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы ТР Дәүләт Советы рәисе вазифасына тәкъдим ителде

Ул “Бердәм Россия” партиясе төбәк бүлеге конференциясендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган.

Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXII конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.

Яшерен тавыш бирү процедурасы алдыннан, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “БР” уставының яңа таләпләре буенча партиянең депутат фракциясе ТР Дәүләт Советына беренче утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайлау өчен кандидатураны карарга тәкъдим итә, дип белдерде. 
V чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1 октябрьдә узачак, дип искәртте ул.
Уставның яңа таләпләре буенча, Дәүләт Советы депутатлары арасыннан альтернатив нигездә ике кандидатура тәкъдим ителергә тиеш. Партиянең Татарстан бүлеге конференциясе делегатлары беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифасына кандидатура тәкъдим итте.
Партиянең Казан бүлеге делегаты, ТР Дәүләт Советы депутаты, КДМУ ректоры Алексей Созинов Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын тәкъдим итте. Республика парламенты Рәисе вазифасына сайлау өчен альтернатив кандитура буларак V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Әхмәтҗановны “БР” БСП Чистай җирле бүлегеннән конференция делегаты Әхмәт Ситдыйков тәкъдим итте.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш белән (188 тавыш) ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.

– Мин парламент эшчәнлеге культурасын җитди күтәрүне максат итеп куям, чөнки парламент Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елында формалашты. Шул җирлектә төп бурыч республика икътисадына тышкы факторлар йогынтысын мөмкин кадәр киметүгә бәйле булачак. Мин Украинадагы вакыйгалар һәм кайбер көнбатыш илләр турында әйтәм. Бу парламентның башка партияләр депутатларының җитди тәкъдимнәренә зур игътибар бирәчәген вәгъдә итә алам, - дип уртаклашты планнары белән Ф. Мөхәммәтшин.
Ул шулай ук, алда Татарстан Президенты һәм хакимиятнең муниципаль органнарына сайлаулар белән бәйле җитди һәм җаваплы эш көтүен ассызыклады ул. “Болар барысы да безнең сәяси партиянең актив катнашында узачак”, - диде ул.

Татар-информ

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus