Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Корал белән уяу бул

Эчке эшләр органнары халыктан  законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрне билгеле бер түләү бәрабәренә кабул итүне дәвам итә. Республика Хөкүмәтенең махсус карары нигезендә, коралны ирекле төстә тапшыручыларга зур  күләмдә акчалата бүләкләү билгеләнә.

 
Хәзер сырлы көпшәле корал тапшырган өчен 3 мең сумга кадәр, шома көпшәле утлы корал, гранаталар тапшырган өчен – 1500 сумга кадәр, обрезлар, кулдан ясалган утлы корал өчен – 1000 сумга кадәр, шартлаткыч матдәләр, шартлату чаралары өчен – 2000 сумга кадәр (әмма базар бәясеннән югарырак түгел), газ, пневматик һәм травматик корал өчен – 500 сумга кадәр, сырлы көпшәле коралга  сугыш кирәк-яраклары өчен 20 сумга кадәр түләү карала.
Законсыз саклана торган корал турында хокук саклау органнарына дөрес мәгълүмат  җиткергән  өчен югарыда аталган суммаларның 50 проценты күләмендә акчалата бүләк бирелә. Үзләрендә законсыз сакланган коралны ирекле төстә тапшыручылар җинаять җаваплылыгыннан азат ителә. Ә инде кешедә законсыз корал саклануы ачыкланса, ул җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел бер әлкилегә карата коралны законсыз алган һәм саклаган өчен җинаять эше кузгатылды.
Эчке эшләр органнарында корал саклауга һәм аны йөртүгә рөхсәт алган кешеләргә һәм юридик затларга гына коралны үзләрендә тоту рөхсәт ителә. Һәм  алар билгеләнгән таләп-кагыйдәләрне төгәл үтәргә бурычлылар. Аерым алганда, корал һәм патроннар кешенең яшәү урынында аларның сакланышын, хәвефсезлеген тәэмин итәрлек шартларда булырга тиеш. Корал читләр кулына эләгерлек булмасын. Аны йозак белән бикләнә торган сейфларда яисә металл шкафларда, бик чыдам материалдан эшләнгән әрҗәләрдә я булмаса калай белән тышланган агач әрҗәләрдә саклау зарур.
Гражданнарга коралны эчке эшләр органнары тарафыннан рөхсәт бирелгән урыннарда гына – ау вакытында, спорт чаралары,  тренировка һәм өйрәнү атышлары үткәргәндә генә йөртергә мөмкин.
Озын көпшәле утлы коралны үзең белән йөрткәндә аның махсус чехолда, корылмаган хәлдә булуы мәҗбүри.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus