Лениногорск уку йортлары арасында мини-футбол буенча беренчелек үтте
23-25 сентябрьдә Лениногорск уку йортлары арасында мини-футбол буенча беренчелек үтте. Ул 11 нче гимназиянең яңа спорт площадкасында узды.
Турнир нәтиҗәсе буенча, егетләр арасында нефть техникумы командасы беренче урын алды, икенче урында –ЛПК, өченчедә - КАИ филиалы.
Кызлар арасында, КАИ филиалының кызлар командасы җиңүче булды. Икенче урында – нефть техникумы, өченчедә - педагогик училище командасы.
Җиңүчеләр барысы да диплом һәм истәлекле бүләкләргә лаек булды, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.