Семинар вакытында атаклы рус астрономы һәм җәмәгать эшлеклесе В.П. Энгельгардтның тормышына һәм эшчәнлегенә багышлап язылган иншалар бәйгесе җиңүчеләре дә тәбрик ителде. Бәйгедә республика һәм илнең башка төбәкләре укучылары катнашкан. Эксперт комиссиясе иң яхшы дип тапкан җиде иншаны билгеләгән. Әлмәтнең 2 нче лицеенең 10 а укучысы Николай Чукашев II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.