Добавить новость

В районе Марьина роща ликвидировали шесть ...

Шесть случаев подозрения на ботулизм зарегистрировано в Казани

Минюст признал нежелательной организацией "Германский исторический институт в Москве"

Путин назвал КНДР единомышленником России

World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Фирдәвес ХУҖИН: ШӘҺИТЛӘРГӘ ҺӘЙКӘЛ КИРӘК

Фирдәвес ХУҖИН: ШӘҺИТЛӘРГӘ ҺӘЙКӘЛ КИРӘК

Менә инде ике дистә елдан артык Татарстан җәмәгатьчелегендә, 1552 елда Казанны Явыз Иван яуларыннан саклап шәһит киткән бабаларыбызга һәйкәл торгызу кирәклеген дәлилләп, бәхәсләр бара. Ул әле көчәеп китә, әле беркадәр басылып-тынычланып кала  (соңгы вакытта, гомумән,  тавыш-тын ишетелми башлады күк). Һәйкәлнең кирәклеге турында гаммәви мәгълүмат чараларында да күп сөйләнде, күп язылды. Әлеге проектка конкурс   та игълан ителеп, иң уңышлысын  сайлап алу туры да үткәрелде кебек, әмма, ни кызганыч, нәтиҗәсе генә күренмәде. Хәер, моңа әлләни гаҗәпләнергә кирәкмидер. Ник дигәндә, быел Казан дәүләтенең егылуына 462 ел тула, ә безнең әле республикабызда ошбу көнне “Хәтер көне” итеп тә рәсмиләштерә алганыбыз юк. Югыйсә, моннан 18 ел элек үк әлеге мәсьәләнең ТР Югары Советы (хәзер Дәүләт Советы) каравына чыгарылып, карар кабул итү өчен тавышка куелуы да мәгълүм,  әмма берничә депутатның каршы булуы нәтиҗәсендә ул хәл ителмичә калды.

14 сентябрьдә парламентның яңа депутатлар корпусы сайланды. Күп тә үтмәс, алар оештыру сессиясенә җыелышыр. Шул чагында, яисә бераз соңрак, милли җанлы халык хадимнәреннән берәрсе “Хәтер көне”н искә төшереп, аны рәсми рәвештә билгеләп үтүне көн тәртибенә куйса, иллә дә яхшы булыр иде (һәйкәл мәсьәләсенең гамәли ягын кайгырту бу очракта үзеннән-үзе хәл ителәчәк). Ә нигә, Мәдәният елы кысаларында чынга ашмаслык хыял түгел ич болар. Без моның белән РФ һәм ТР Конституцияләрен дә бозмыйбыз, республикабыздагы динара һәм милләтара татулык балансына да зыян китерергә  чакырмыйбыз. Бары татар халкының гасырлардан килгән һәм  генетик хәтерендә сакланган элгәрләребез рухын таш сыннарда гына калкытабыз.

2005 елда илкүләм билгеләп үтелгән  меңьеллык һәм 2013 елда уздырылган Бөтендөнья студентлар  һәм яшьләр Универсиадасы уңаеннан Казаныбыз танымаслык булып үзгәрде,  матурланды. Аның тарихи үзәге, ЮНЕСКО химаясенә алынган Кремль территориясе аеруча гүзәл, аеруча игътибарны җәлеп итә торган корылмага әйләнде. Шәһитләргә багышланган һәйкәлгә мөнәсәбәтле теманы дәвам итеп, аны төзү проектын чынга ашырганда,  ул Кремль янәшәсендәге Меңьеллык мәйданында калкып чыкса, аның янында туристлар өзелмәс иде.

Заманында бөек композиторыбыз Салих Сәйдәшевкә һәйкәл куелганчы да зыялыларыбыз арасында кызу бәхәсләр, проекты һәм куеласы урынының уңышлымы-түгелме икәнлеген дәлилләп, матбугатта язмалар аз  булмады. Шулай булырга тиеш тә, чөнки кулай вариант бәхәстә табыла ич. Халкыбыз сандугачы, аның моңсарасы  Сара Садыйкова һәйкәле дә, бер гәзиттән укып белүемчә, әллә ничә еллар элек үк әзер икән бит. Аның авторы - халкыбызның күренекле  сынчысы  Рада Нигъмәтуллина. Яше 80нән арткан һәм инде нык авыру, әмма әле “Моңсара”сын башкалабызның кешеләр күп йөри торган берәр урынына урнаштырудан өметен өзмәгән  останың йөрәк авазы белән язылган мәкаләсен тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Соңармасак иде,  җәмәгать, югыйсә, безнең татарда үзенең күренекле ул вә кызларын вафатыннан соң гына зурлау гадәте бар.

Мин сәнгать белгече дә, архитектор-сынчы да түгелмен. Тик шулай да, Кремль ягыннан Ленин дамбасы буенча Казансу кичеп, “Идел-Пресс” басмаханәсе каршындагы ачыклыкта әле күптән түгел генә  калкып чыккан чынаякмы, вазамы сыман  корылмага карыйм да, аның ни-нәрсә икәнлегенә төшенә алмыйча торам. Берничек тә тирә-юньдәге чагыштырмача гармониялелек хасил иткән корылмалар бөтенлегенә ярашалмый ул, хәтта аларның көен җибәрә кебек.

Казан  Кремлендәге  борын заманнан калган, төгәл пропорцияле һәм әллә кайдан килгән мәртәбәле кунакларга да горурланып күрсәтерлек  ядкәр-истәлек бар  – ул  Сөембикә манарасы (җөмләдән үзем җае чыккан саен якташларымны  Кремльгә һәм  музейларга шәхси машинамда алып  килергә тырышам, аз булса да милли горурлык хисе тусын үзләрендә). Тик, уйлавымча, чисталыгы һәм пөхтәлеге белән җәлт иткән, Кол Шәриф мәчете манараларында аллы-гөлле кояш нурлары уйнатып, калку урында утырган  Успение соборы янәшәсендә басып торган Сөембикә манарасы Кремльнең үги баласы хәлендәрәк  кала бара шикелле. Мондый уйларга мине чирек гасыр чамасы элек манараның төзеклеген кайгыртып, аны кысалаган тимер каркасларның тутыга башлавы, астан керү ишекләренең һәм  аңа асылган йозакның да күптән ачылмаганлыгы күзгә ташлануы, ахыр килеп, легендар манарадагы җиде баскычның беренче ярусында каен үсентеләре пәйда булу да этәрде. Ничә килеп,  илтифат итмәгән әйбергә быелның 8 июлендә кайбер иптәшләр белән оештырган сәфәрдә кабат күзем төште һәм мин тетрәнеп киттем. Хәерле булсын,  без без инде ул. Ә менә читләрдән, ерак мәмләкәтләрдән килгәннәрнең игътибары шуңа юнәлсә, алар ни уйлар?

Һәйкәлләр турында сүз башлагач, географияне бераз киңәйтеп, Казан шикелле үк борынгы Алабуга җирлегенә дә күчик әле. “Мәдәни җомга”ны алдырып укучылар хәтерли булыр: әле  бит күптән дә түгел ошбу юллар авторының бөек Тукаебызга һәйкәлне калага кайтартып та , аны һаман ачмауларына борчылып, җирле Аксакаллар шурасы рәисе Рәфыйкъ Мәхмүдов белән әңгәмәсе  басылып чыккан иде. Аннан соң (мәкалә дөнья күргәннән генә түгел, билгеле): “Акча табылган икән, якын арада һәйкәлне ачалар икән”, - дигән сүзләр дә йөрде. Әмма никтер нәтиҗә генә һаман күренми. Ярар инде, нишләрсең. Соңлабрак булса да ачарлар әле. Шулай да минем янә бер нәрсәгә игътибарны юнәлтәсем килә, ул да булса – “Мәдәни җомга”ның быелгы 5 сентябрь санын пәйда булган “Хуҗасыз эткә һәйкәл” дигән кыска гына алхәбәргә. “Алабугада “Халык проектлары” бәйгесе кысаларында хуҗасыз эткә һәйкәл куела. Бу проект ярдәмендә шәһәр 780 мең сумлык грант откан. Һәйкәлне урнаштыру өчен җирле казнадан тагын 400 мең сумнан артык акча бүлеп бирү планлаштырыла”... – диелә анда. Р.Мәхмүдов  белән  әңгәмәдә  “Эт һәйкәленә акча табыла, ә дөньякүләм билгеле шагыйрьгә – юк” дигән мәгънәдәге сүзләр дә әйтелгән иде. Менә бит ул ничек, имеш-мимешләрнең чынбарлыкта раслануы күңелгә тимичә калмый, билгеле.

Кемнәргәдер хуҗасыз эткә дә (минемчә, андый төр хайваннарга приют ачтыру мең кәррә файдалырак, чөнки этләрнең үзләренә куелган һәйкәлгә карап кына хәлләре яхшырмый), атка да сыннар ясап кую ошыйрак төшәдер. Кемнең уй-фикерләве, аң дәрәҗәсе һәм идея-эстетик тәрбиясе нинди юнәлештә бит. Шуңа да карамастан, һәр нәрсәдә  чаманы белеп, гомумкешелек кыйммәтләреннән бик үк читкә тайпылмаска, урынлырак һәм яшь буынны тәрбияләүдә отышлырак сын-скульптура үрнәкләрен сайларга иде. Ә инде мәркәз тарафларына әйләнеп кайтып, “Шәһитләргә һәйкәл кирәкме?” дигән теманы яңартсак... Хәер, мин бу турыда үз сүземне әйттем кебек, башкалар нәрсә уйлый икән?

Алабуга районы.

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Синоптики уже пообещали россиянам тяжелое завершение лета: что нас ждет?

Замминистра обороны Иванов владел автомобилями с номерами за шесть миллионов рублей

Обновление кирпичного дома 1959 года постройки завершено на юго-востоке столицы

Началась подготовка к реставрации исторической ограды Парка Горького

Музыкальные новости

Звезды оперной сцены представят I Международный фестиваль «Мир классического романса»!

В Пензе стартовали соревнования по по мотокроссу на Кубок главы города

Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети: «Волшебные башмачки Элли» - эта постановка создана по мотивам знаменитой сказки Александра Волкова «Волшебник Изумрудного города»

В Пулково задерживаются шесть рейсов

Новости России

Обновление кирпичного дома 1959 года постройки завершено на юго-востоке столицы

МЧС: Гроза с градом и шквалистым ветром продлится в Москве до вечера 18 июня

Слухами визит полнится // Как США и их союзники реагируют на предстоящую поездку президента России в КНДР и Вьетнам

Роспотребнадзор: в Казани зарегистрировали шесть случаев подозрения на ботулизм

Экология в России и мире

Сэкономить и оторваться с Angsana Velavaru

Сказка театра Ульгэр в Бурятии «Волшебный платок бабушки Дари» - это захватывающее путешествие в мир волшебства - Театр и Цирк, Культура и Концерт, Россия и Дети:

Modest fashion day 2024

Звезды оперной сцены представят I Международный фестиваль «Мир классического романса»!

Спорт в России и мире

Курникова показала трогательные фото Энрике Иглесиаса

«Ну и где здесь «группа смерти?» ATP показала, каким был бы Евро-2024 с теннисистами

Лучший теннисист Казахстана узнал позицию в обновленном рейтинге ATP

Россиянка Людмила Самсонова выиграла турнир WTA в Хертогенбосе

Moscow.media

Портативный сканер штрих-кодов Heroje C1271 промышленного класса

«ЯРКО» провела развлекательную программу на фестивале «Крутая песочница»

Триумфальное возвращение Льва Лещенко на сцену спустя месяцы затишья. Артист презентовал дуэт с солистом группы “Парк Горького” Сергеем АРУТЮНОВЫМ

Выплаты в ОСАГО в I квартале этого года выросли существеннее, чем сборы











Топ новостей на этот час

Rss.plus






В районе Марьина роща ликвидировали шесть ...

Солнечногорские студенты познакомились с работой загородного отеля

Минюст признал нежелательной организацией "Германский исторический институт в Москве"

Путин назвал КНДР единомышленником России