Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

27 сентябрь (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 10.03 сәгатьтә калка, 19.39 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.52 сәгать.

Тәүлек энергетикасы кеше организмына тискәре йогынты ясый. Берәр җитди карар кабул иткәнче, яхшылап уйларга киңәш ителә. Уй-ният белән дә, гамәл белән дә башкаларга зыян салудан саклану мәслихәт. Тамак, тавыш ярылары зәгыйфь, күп сөйләмәскә кирәк. Ач торырга ярамый.

Томаудан  прополис коткара

Хроник яки озакка сузылган томаудан котылу өчен, аптекадан алынган 10 мл 10 процентлы прополис төнәтмәсенә 20 мл глицерин кушалар да, көненә 4 тапкыр һәр борын тишегенә 2шәр тамчы тамызалар.

28 сентябрь (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 11.12 сәгатьтә калка, 20.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.47 сәгать.

Юлда булу хәерле. Ач торырга ярамый. Ашалган ризык тулысынча эшкәртелә һәм организмга сеңдерелә. Нинди энергия җитмәвен, аны тулыландыру өчен нинди ризыклар кирәклеген организм үзе сиздерә. Башлаган эшне ахырына җиткерү зарур. Ашказаны-эчәк юлы авырулары кискенләшү кешедә тискәре энергиянең артык күп булуын күрсәтә. Бронхлар, өске сулыш юллары зәгыйфь.

Диатездан  бәрәңге дәвалый

6-7 бәрәңгене әрчеп, эре кыргычтан уалар, салкын суга салып, кайнатып чыгаралар да, сүндерәләр. Суытып, сөзәләр, баланы коендыра торган суга кушалар. Мондый ваннада баланы атнасына 2-3 тапкыр коендырырга кирәк.  Сабын, күбек кулланырга, баланы чиста су белән коендырырга ярамый - диатез төзәлсен өчен, тире бәрәңгеле сулы килеш кибәргә тиеш.

29 сентябрь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 5 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 12.18 сәгатьтә калка, 20.51 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.43 сәгать.

Сизгерлек арта. Һәртөрле аралашулар күңелгә ятышлы. Сулыш күнегүләре ясау файдалы, салкын тию ихтималы бар. Күзләрне арытырга, теш алдырырга ярамый.

Ларингиттан - кишер

Кишер согына шулкадәр үк бал кушалар да, көненә 4-5 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Яисә 100 грамм кишерне ярты литр сөттә йомшарганчы пешереп, сөзәләр, вак йотымнар белән эчәләр, тамакны да чайкыйлар.

30 сентябрь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 6 нчы көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 13.20 сәгатьтә калка, 21.41 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.38 сәгать.

Бүген тынгысызланмаска, гайбәт, ялган сөйләмәскә, буш вәгъдәләр бирмәскә кирәк. Салкын тию ихтималы бар. Теш алдырырга ярамый. Бизләр системасы, бил, бөерләр, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказаны һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Ютәлдән - борычлы чәй

Көчле ютәл, бронхит интектергәндә, 1 чәй кашыгы кара чәйне 0,5 литр кайнар суда пешерәләр, 2-3 түгәрәк кара борыч өстиләр, капкач белән каплыйлар. Бераз суынгач, бал кушып эчәләр. Чәй тереклек сәләтен күтәрә, борыч җылыта, ә бал авыруга каршы көрәшү өчен энергия бирә.

1 октябрь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 7 нче көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 14.14 сәгатьтә калка, 22.40 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.33 сәгать.

Төрле дару препаратлары әзерләү, мунча керү өчен яхшы көн. Нерв системасы, күкрәк зәгыйфь, кабыргаара невралгия һәм стенокардияне кисәтү чараларын куллану уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны авыртырга мөмкин, ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Төрле вәсвәсәләрдән, мавыгулардан саклану мәслихәт.

Холестеринны киметү

Яшел төстәге яшелчәләр - татлы борыч, брокколи (һәм башка кәбестә), петрушка, укроп, сельдерей, салат яфракларындагы антиоксидантлар холестерин микъдарын җайга сала. Кишер, чикләвек, үсемлек мае да холестеринны киметә. Көн саен 3 бүлем сарымсак ашау да файдалы. 3-4 атна буе рәттән көн саен суган ашаганда, яхшы холестерин микъдарын 30 процентка арттырып була. Холестерин микъдарын нормада тоту өчен, тәүлегенә 1 стакан пешкән борчак, ясмык, фасоль, соя яки ногыт борчагы ашау җитә. Майлы балык, солы ярмасы, яшел алма, цитрус җимешләре, майсыз сыер ите, яшел чәй, спирулина (диңгез суүсеме), дөге һәм арпа көрпәсе дә холестерин микъдарын нормада тотуга булыша.
 
2 октябрь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 8 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 15.01 сәгатьтә калка, 23.50 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.29 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Алдану, ялганга бай. Уйларны контрольдә тотарга кирәк. Үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. Актив ял итү, артык көчне сәламәтлекне ныгытуга юнәлтү уңай нәтиҗә бирә.

Бәрәңге сөялне бетерә

Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчемичә кыргычта уалар, компресс кәгазенә җәеп, сөялгә куялар да, өстеннән пластырь белән беркетәләр. Мондый компрессны төнгелеккә кую яхшырак. Сөял 3-4 атнадан соң бетә. Сөялләргә бәрәңге согы сөртергә дә ярый.

3 октябрь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 15.40 сәгатьтә калка, 0.15 сәгатьтә бата. 2 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.24 сәгать.

Нәсел, гореф-гадәт белән бәйле көн. Ял итү, үткәннәр турында уйлану, гаиләне ныгыту өчен җайлы вакыт. Сизгер булу хуплана. Дуамаллык күрсәтеп, сәламәтлеккә зыян китерүдән саклану зарур. Сизү әгъзалары, аяк, кан тамырлары, сөякләр системасы зәгыйфь. Ач тору файдалы.

Кышкылыкка кәбестә

3 килограмм кәбестәгә - 1,5 килограмм өлгергән помидор, 500әр грамм кишер һәм татлы борыч, 300әр грамм баш суган һәм порей суганы, сельдерей яки петрушка тамыры, 1 стакан үсемлек мае, 1әр аш кашыгы тоз һәм шикәр кирәк. Кәбестә, суган һәм борычны саламлап турыйлар, тамыразыкларны эре кыргычта уалар, томатны кискәлиләр. Зур табакка әз генә су салып, май өстиләр, суган, борыч, кәбестә, тамыразыкларны кушып, кайнатып чыгаралар, яшел сельдерей яки петрушканы турап салалар, томат, тоз, шикәр өстәп, 20 минут кайнаталар. Стерильләнгән җылы банкаларга бүлеп, тимер капкач белән ябалар, астын өскә әйләндереп, юрганга төреп, тәүлек буе суыталар. Кышын итле шулпа пешереп, бәрәңге һәм банкадагы яшелчәләрне өстисе генә кала - аш әзер була.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus