Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Балачак хыялым тормышка ашты»

–Бу профессияне сайлавыма бер дә үкенмим,–ди  Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Софронова. 
 
Заманында Әлки районы составында булган, хәзер Нурлат районына караган Яңа Тумба авылында үтә аның балачагы.
–Бакчага йөргәндә дә, мәктәптә дә тәрбиячеләремә һәм укытучыларыма сокланып карый, алар кебек эшләргә хыяллана идем,–дип искә ала Лидия Петровна.
10 сыйныфны тәмамлагач аның хыялы тормышка аша – кызны авыл балалар бакчасына эшкә чакыралар. Әмма биредә озак эшләргә туры килми, 1984 елда Базарлы Матак егете Дмитрийга кияүгә чыга һәм "Каенкай"  балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башлый. Читтән торып Казан педагогика училищесында белем ала.
Уйлап карасаң, хезмәт юлы бер җөмләгә генә сыеп бетә Лидия Софронованың. Хезмәт кенәгәсендә дә "тәрбияче" сүзе генә. Ә бит шушы елларда күпме балага тәрбия бирелгән, һәрберсенең көен табып,  күп һөнәрләргә өйрәтеп, һәркайсына йөрәк назы, күңел җылысы салынган.
 
Сайлаган һөнәренә гомере буе тугрылыклы калган Лидия Софронованың педагоглык стажы 31 елдан артып китә. Үзе дә оста биюче булган ханым балаларны килештереп биергә, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә өйрәтә.
–Без тәрбияләп мәктәпкә озаткан сабыйлар бүген инде үзләре әти-әни.  Хәзер  менә  балаларын бакчага йөртәләр,–ди ул.
Зифа буй-сынлы, ягымлы тавышлы Лидия ханым бүген дә әле япь-яшь. Һәрвакыт янында чыр-чу килеп йөрүче балалар аңа шулкадәр ияләшәләр, мәктәптә укый башлагач та сагынып бакчага киләләр икән.
–Яңадан сезгә, бакчага йөрисем килә, дип елап килүче малайлар-кызлар да бар. Аларны юатам, җайлыйм, мәктәпкә ияләшеп киткәч тә ничек укулары белән кызыксынып торам,–ди тәрбияче.
Ул эшли торган төркемдә һәрвакыт дустанә, эчкерсез мохит хөкем сөрә. Балалар бакчага бик теләп йөриләр, тәрбияче апалары белән серләрен дә уртаклашалар. Биредә бит алар көн саен нинди дә булса яңа, кызыклы һәм файдалы әйберләргә өйрәнәләр.
–Төркемебездә 27 бала. Без аларны ике яшьлек вакытта кабул итеп алабыз һәм җиде яшькәчә тәрбиялибез,–дип мавыгып, яратып эше турында сөйли әңгәмәдәшем. – Махсус программага нигезләнеп эшлибез: ул бала туганнан алып мәктәп яшенә җиткәнгә чаклы чорны үз эченә ала. Тәрбия уен формасында алып барыла. Мин эшемне бик яратам. Шунсыз булмый да. Баланы бит чын ихластан яратканда гына алар сиңа тартыла. 
Сабыйлар телен, аларның күңелен аңлый белгән, түземле, сабыр кеше генә чын тәрбияче була аладыр. Лидия Софронова әнә шундый инде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus