Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Юксынабыз сине, Рәйсә апа!

Гомер дигән нәрсә безгә бер генә бирелә. Күпләребез тормышның кадерен белеп матур гомер кичерә, бу дөньяда кунак кына икәнен, җир йөзендә вакытлыча гына яшәвен аңлап, тормышка сөенеп яши.

Мин бүген тормышны сөеп туймаган, һәр туган таңны шатланып каршы ала белгән, әле шушы көннәрдә генә, безне әрнү-сагышларга салып, арабыздан китеп барган  якын күршем Рәйсә апа Низамиева турында язарга телим.
Бөек Ватан сугышы башланганда яшь ярымлык бала булып, әтисе яу кырыннан әйләнеп кайтмаган, балачак еллары һәм яшүсмер кыз чагы авыр елларга туры килгән Рәйсә апа хәзерге муллыкка ихластан сөенеп яши белде. Ул тормышка җаны-тәне белән гашыйк иде. Оптимист рухлы, кечкенә генә нәрсәгә дә балаларча шатлана белә торган олы йөрәкле кеше иде. Без аның белән 39 ел буе ут күршеләр булып яшәдек. Үзенең яхшы киңәшләре, җылы сүзләре белән һәрчак безне канатландырып торды. Ниндидер борчуыбыз булса юата белде. Шатлыклы хәбәрләр алсак, безнең белән бергә чын күңелдән шатлана иде.
Тормыш иптәше Рөстәм абый гүр иясе булганда аңа нибары 45 яшь иде. Ләкин ул төшенкелеккә бирелмәде, пар канатсыз булса да, өч улын – Әсхәтне, Азатны, Альфредны үстереп, укытып олы тормыш юлына бастырды. Бүгенге көндә уллары һәрберсе үз гаиләләре белән матур-тату гомер кичерәләр, әниләрен бик кадерләп, зурлап, олылап яшәделәр.
Рәйсә апа кешеләрне ярата торган илаһи зат иде. Аның күңеле гел яхшылыкта иде. Үзенең балалары, оныклары өчен генә түгел, минем балаларымның уңышларына да чын күңелдән шатлана иде. Һәрдаим алар белән кызыксынып, матур теләкләрен теләп яши белде.
Тормышны ярата идең син, Рәйсә апа! Урының оҗмахта булсын! Без сине онытмабыз! Бу язмам синең рухыңа дога булып барсын.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus