Авыруга дару кирәкме, акчамы?
"Социаль пакет", ягъни социаль хезмәтләр җыемы дигән төшенчә тормышыбызга 2005 елда килеп керде. Шушы вакыттан бирле дарулар сатып алу, шифаханәләрдә ял итү, юл йөрү чыгымнарын каплау буенча ташламаларга хокуклы гражданнар һәр елның 1 октябренә кадәр үзләре өчен мөһим карарга килергә тиеш: әлеге ташламалардан файдаланыргамы, әллә аларның бәясен акчалата гына алыргамы?
–Бушлай ташламалардан файдаланучылар саны соңгы елларда тотрыкланды – моңа хокукы булганнарның 26-27 проценты даруларны сайлый,–ди Пенсия фонды идарәсенең пенсияләр билгеләү бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Мелешина. Аның әйтүенчә, бездә быел 2852 кеше ташламага хокуклы. Һәм аларның 2092 се, ягъни 73,4 проценты акча алуга өстенлек биргән. Бу күрсәткеч үткән елда да шул чама булган.
Авыру тиешле дарусыз тора алмый. Ә кайбер авырулар, бигрәк тә инвалидлыкка сәбәп булганнары, даими рәвештә дәвалануны, моңа күп акча тотуны таләп итә. Беренче карашка барлык инвалидлар да даруларны бушлай алырга теләргә тиеш кебек. Әмма юк шул, ташламага хокуклы барлык кешеләрнең чиреге генә дару сайлый! Һәм бу күрсәткеч бер бездә генә түгел, республикада да шул чама. Сәбәп нидә соң?
–Безгә килеп, акча файдасына гариза язучылар болай аңлата: аптекада миңа кирәкле дару юк, авылыбыз ерак, килеп йөрүе азап, чиремне дәвалардай дару реестрга кертелмәгән, ә аны алыштыручылары һич җиңеләйтми хәлемне. Бары шикәр диабеты, онкология, йөрәк авырулары белән газапланучылар гына дару сайлый,–ди Пенсия фондының клиент хезмәте белгече Розалия Галиева.
Теге мәкальдә әйтелгәнчә, сәбәп атта да, тәртәдә дә, мөгаен. Ташламага хокуклылар арасында даруга гел мохтаҗ булмаучылар да аз түгелдер, дарулар белән тәэмин ителешне дә камил дип әйтеп булмыйдыр. Һәрхәлдә, 1 октябрьгә кадәр берничә генә көн калды, димәк, һәркем үзе өчен карар кылгандыр инде.
Сезнең фикер
Эльвина Латыйпова, гомуми практика табибы:
–Билгеле, мин үз авыруларыма бушлай дарулар сайларга киңәш итәм. Чөнки дәвалану кайчак бик кыйммәт була бит. Әйтик, шикәр диабеты белән авыручыларга даими рәвештә инсулин кирәк. Бронхиаль астма, башка авырулар да туктаусыз препаратлар кулланырга мәҗбүр итә. Билгеле, андый кешеләргә киңәшем бер – "социаль пакет"ны дарулата алыгыз.
Ольга Пимурзина, 40 нчы аптека мөдире:
–Ташламаларга хокукларны тәэмин итү өчен ай саен 500-600 мең сумлык дару килеп тора, өзеклекләр юк. Даруларга заявканы район хастаханәсе бирә, алар киләсе елның беренче яртысына тендер оттылар инде. Ә безгә дарулар бер ай алдан кайтарыла (мәсәлән, сентябрь өчен медицина препаратларын августта ук алдык). Шулай итеп, дару белән тәэмин итүдә безгә дәгъва юктыр дип беләм.