Беренче сентябрьдә "дача амнистиясе" турындагы законның эшләп китүенә сигез ел тулды. Ул гражданнарның күп кенә объектларга хокукларын рәсмиләштерүне ансатлаштырды. Беренче карашка шушы чорда "дача амнистиясе" турында бик күп мәкаләләр язылды, хисапсыз аңлатмалар бирелде, әмма, тормыш күрсәткәнчә, гражданнарның әледән-әле сораулары туып тора.
Исегезгә төшерәбез: "дача амнистиясе", ягъни гадиләштерелгән тәртип буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару, бакчачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнү, дача хуҗалыгы, шәхси торак яисә шәхси гараж төзү өчен җир кишәрлекләре (2001 елның 30 октябренә, ягъни РФ Җир кодексы гамәлгә кергәнче бирелгән) һәм аларда төзелгән шәхси торак йортлар, дача, гараж һәм башка күчемсез объектларга милек хокукын теркәп була.
Соңгы вакытларда еш кына "дача амнистиясенең" бетүе турында сорыйлар. Бу уңайдан шуны искәртик: 2015 елның 1 мартына торак йортларга гадиләштерелгән тәртиптә милек хокукын теркәү вакыты тәмамлана. Бу көнгә кадәр мондый объектларга хокукны дәүләт теркәве өчен (җиргә хокук теркәлгән булу шарты белән) бары өйне кадастр исәбенә куярга, хокукны теркәү хакында гариза тапшырырга һәм 200 сум күләмендә дәүләт пошлинасын түләргә кирәк. Моның барысын да берьюлы эшләп була. Ә 2015 елның 1 мартыннан соң объектны куллануга тапшыруга рөхсәт таләп ителәчәк. Калган барлык күчемсез объектларга "дача аминистиясе" вакыты чикләнмәгән.
Шулай ук муниципаль берәмлек башкарма комитетына әлеге җир кишәрлеген сатып алу турында мөрәҗәгать итмичә генә сатып алынган яисә мирас итеп алынган шәхси йорт биләгән җиргә милек хокукын гадиләштерелгән тәртиптә ничек теркәргә икән дигән сораулар да керә. Мондый очракларда торак йортны сатучыдан җир кишәрлегенә документларны (дәүләт акты, җиргә хокук турында таныклык, җир кишәрлеген 2001 елның 30 октябренә кадәр бүлеп бирү турында карар) сорап алырга яисә хуҗа үлгән булса, аннан калган кәгазьләр арасыннан эзләргә киңәш итәбез. Аларның кем исемендә булуы мөһим түгел. Хокукны теркәү өчен торак йортның теләсә кайсы элеккеге хуҗасына җир бирү турындагы документ кирәк һәм җитә. Әгәр документлар табылмаса, ТР Милли архивына яисә Татарстан муниципаль районнары башкарма комитетларының архив бүлекләренә мөрәҗәгать итегез. Әгәр инде барлык мөмкин булган чыганаклардан соратып та җир кишәрлеге бирелү турында бернинди "иске" документлар табылмаса, кызганычка каршы, җирне "дача амнистиясе" буенча теркәп булмаячак. Димәк, башкарма комитетка җир кишәрелегенә хокукны РФ Җир кодексының 36 нчы статьясында каралган тәртиптә алу турында мөрәҗәгать итәсе була.
Һәм, ниһаять, бакча һәм дача җир кишәрлекләрендә төзелгән өйләргә дәүләт теркәве турындагы мәсьәлә. Ул бик актуаль, чөнки соңгы вакытларда мондый җирләрдә даими яшәү өчен өйләр төзи башладылар. Мондый өйләргә хокукны теркәү өчен гариза бирүче Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2009 ел, 3 ноябрьдә басылган 447 нче боерыгы белән расланган формада үзлектән декларация тутырып тапшыра. Объектның барлык характеристикалары гариза тапшыручы теләгәнчә күрсәтелә. "Вид (название) объекта" дигән графада "Дом" объекты, әгәр ул бакчачылык, дача хуҗалыгы өчен бирелгән җирдә төзелгән булса, "V" тамгасы куела. "Назначение" графасында өйнең даими яисә вакытлыча яшәү өчен төзелгәнлегенә карап "торак" яки "торак булмаган" дип языла.
Шулай итеп, декларацияне тиешенчә тутырып, гариза бирүче хокукын дәүләт теркәве хакында таныклык ала. Әйтергә кирәк, мондый өйләргә прописканы теркәү мөмкинлеге турында еш бирелә торган сорауларга "Росреестр" идарәсе җавап бирә алмый. Мондый сораулар белән Федераль миграция хезмәте идарәсенең территориаль органына мөрәҗәгать итәргә була.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы территориясендә 8 елда гадиләштерелгән тәртиптә 652763 милек хокукы теркәлде. Аларның 374042 се җир кишәрлегенә, 195998 е – шәхси торак төзелешенә, шул исәптән төзелеп бетмәгәннәренә һәм 82723 е башка объектларга милек хокукы.