Зәйнең “Нур” мәчете төзелүгә 20 ел тулды. Ул “Ялчыгол укулар”ы белән бергә билгеләп үтелде. Юбилей уңаеннан мәчет төзелешенә зур өлеш керткән Шамил Сәлаховка, төзү эшләрендә катнашкан Оркыя апага, Мөнир ага Зыятдиновларга ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.