27 сентябрьдә һәм 11 октябрьдә район үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан көзге ярминкәләр үткәрелә.
Ярминкәләрдә ит, сөт, тавык һәм үрдәк түшкәләре, бөртек, фураж, печән, салам, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка көз нигъмәтләре сатуга чыгарылачак. Шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать туклануы предприятиеләре дә үз продукцияләре белән катнашыр. Ярминкәләргә чакырабыз сезне, дуслар! Көзге уңыштан запасланып калыгыз. Ярминкәләр сәгать 9 да башлана.