Укучылар арасында "Көзге кросс"
Зеленая Рощада авыл мәктәпләренең VI – XI сыйныф укучылары арасында “Көзге кросс” үтте.
Укучылар өч яшь категориясенә бүленеп йөгерде. Яшенә карата дистанцияләр дә төрлечә иде. Һәр төркеменең үз җиңүчеләре билгеләнде: VI – VII сыйныф укучылары арасында кызлардан К.Куракина (Иске Куак), егетләрдән Р.Гафиатуллин (Шөгер) беренчелекне яулады. VIII – IX сыйныфлар арасында I урында А.Проскина (Шөгер) белән С.Гиматдинов (Шөгер). Өлкән сыйныфлар арасында А.Шәрәфетдинова (Шөгер) белән А.Халиковка (З.Роща) тиңнәр булмады. Команда ярышларында да Шөгер спортчылары сынатмады. VI – VII һәм VIII – IX сыйныфлар арасында шөгерлеләр алдынгы урынны яулады. Х–ХI сыйныфлар арасында Иске Куак командасы беренче. Җиңүчеләргә грамота, медаль һәм бүләкләр тапшырылды.