Шәхси техника тикшерелә
29 сентябрьгә кадәр районда “Частник” профилактика акциясе уза.
Аны дәүләт техника күзәтчелеге инспекциясе һәм ЮХИДИ бүлекчәсе бергә үткәрәләр. Акция барышында шәхси милектәге тракторларның, комбайннарның һәм прицепларның техник торышына, страховкасына, теркәү кагыйдәләренең, техник карауның үтәлешенә зур игътибар бирелә. Үткән атнада район юлларында 46 берәмлек техника тикшерелгән, 4 транспорт йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.