Кайберләрен кайта-кайта укыйсың. Шундый мәкаләләрнең берсе Казан шәһәреннән Нәзирә Мостафинадан (Гыйззәтуллина) юлланган иде. Анда Балтач авылы Мәдәният йортында үткәрелгән чара яктыртылган һәм “Сезнең клуб ишегендә йозак эленеп тормыймы?”–дигән сорау куелган иде. Әлеге мәкалә күңелемне кузгатып уйлар дөньясына әйдәде.
Район үзәгеннән шактый читтәрәк урнашкан Ямаш авылы уңган-булган кешеләре белән дан тота. Шөкер, ул бүген бетеп баручы авыллар рәтендә түгел. Йортлар төзек, юллар караулы, тормыш мул; халкым хәләл хезмәте белән көн күрә. Дөрес, бездә дә яшьләр калага тартыла. Әмма бәйрәмнәрдә авыл гөр килә. Яше-карты узган гасырның 70 елларыннан хезмәт иткән клубка агыла. Гап-гади агач йорт иде, югыйсә, тик менә дигән мәдәният учагы!
Әлфия Мостафина.
Ямаш авылы.
(Бу язманы газетабыздан укый аласыз).
Фото yandex.ru