Быел акыллыбашлар ярышы үзенчәлекле шартларда уза. Атап әйткәндә, илкүләм оештырылган 21 һәм республика уздырачак 9 фән буенча олимпиадалар өчен бердәм биремнәр әзерләнгән. Барлык этапларны оештыру һәм уздыру былтыр Татарстан мәгариф министрлыгы каршында гамәлгә куелган Республика олимпиада үзәгенә йөкләнә.