Софья Прокофьева «Маша һәм Ойка турында әкиятләр»
(Ахыры. Башы 34-36нчы саннарда)
Тәрбиясез тычкан
Яшәгән, ди, урманда бер тәрбиясез Тычкан Баласы. Ул иртә белән беркемгә дә «Хәерле иртә!» теләмәгән, кич җиткәч тә берәүгә дә «Хәерле төн!» дип әйтмәгән.
Урмандагы бөтен җәнлекләрнең аңа ачулары килгән. Аның белән дуслашырга, аның белән уйнарга теләмиләр, җиләк белән дә сыйламыйлар икән.
Тычкан Баласына бик күңелсез булган.
Иртән иртүк Тычкан Баласы Маша янына килгән дә:
– Маша, Маша! Миңа җәнлекләр белән ничек дуслашырга, өйрәтмәссеңме? – дигән.
Маша Тычкан Баласына әйткән:
– Иртә белән һәрберсенә «Хәерле иртә!» дип әйт. Ә кичләрен барысына да «Хәерле төн!» телә! Шул чагында барысы да синең белән дус булырлар.
Тычкан Баласы куяннар янына йөгергән. Барлык куяннарга: әти куянга да, әни куянга да, әби куянга да, бабай куянга да һәм иң кечкенә куянга да: «Хәерле иртә!» – дип дәшкән. Куяннар елмайганнар һәм Тычкан Баласын кишер белән сыйлаганнар.
Тычкан Баласы тиеннәр янына юл тоткан. Барлык тиеннәргә: әти тиенгә дә, әни тиенгә дә, әби тиенгә дә, бабай тиенгә дә һәм иң кечкенгә тиенгә дә: «Хәерле иртә!» дип сәлам биргән. Тиеннәр көлеп җибәргәннәр һәм Тычкан Баласына мактау сүзләре яудырганнар.
Тычкан Баласы урман буйлап бик озак йөгереп йөргән. Урмандагы барлык җәнлекләргә, зурларына да, кечкенәләренә дә: «Хәерле иртә», – дип кабатлаган.
Тычкан Баласы Урман Кошы янына йөгереп килгән. Урман Кошы биек наратның иң очына оя корган.
– Хәерле иртә! – дип сәламләгән аны Тычкан Баласы. Ләкин Тычкан Баласының тавышы нечкә генә, нарат бик биек. Аны Урман Кошы ишетми икән.
– Хәерле иртә! – дип бар көченә кычкырган Тычкан Баласы. Ләкин Урман Кошы аны барыбер ишетмәгән. Нишләргә? Тычкан Баласы нарат буйлап үрмәләп менеп киткән. Аңа өскә менү бик авыр булган. Ул тәпиләре белән агач каерысына, ботакларга ябышкан. Аның яныннан гына Ак Болыт үтеп киткән.
– Хәерле иртә! – дип, Тычкан Баласы Ак Болытка сәлам биргән.
– Хәерле иртә! – дип, әкрен генә җавап биргән Ак Болыт. Тычкан Баласы тагын да өскәрәк үрмәләгән. Яныннан гына самолет очып үткән.
– Хәерле иртә, Самолёт! – дип аны да сәламләгән Тычкан Баласы.
– Хәерле иртә! – дип гүләгән Самолёт. Ниһаять, Тычкан Баласы агач башына менеп җиткән.
– Хәерле иртә, Урман Кошы! – дип дәшкән Тычкан Баласы. – Ой-яй озак мендем мин синең янга! Урман Кошы рәхәтләнеп көлгән.
– Тыныч йокы, Тычкан Баласы! Кара, инде нинди караңгы. Төн җитте бит. Хәзер барысына да «Тыныч йокы!» теләргә вакыт.
Тычкан Баласы тирә-ягына караса – чынлап та күк йөзе бөтенләй караңгыланган, ә караңгы күк йөзен яктыртып йолдызлар балкып яна икән.
– Ярый алайса, тыныч йокы, Урман Кошы! – дигән Тычкан Баласы.
Урман Кошы Тычкан Баласын канаты белән сыйпаган да:
– Нинди акыллы һәм тәрбияле икәнсең син, Тычкан Баласы! Утыр минем өстемә, мин сине әниең янына кайтарып куям! – дигән.
Тычкан баласының бәлагә таруы
Нәни Тычкан баласы урманга киткән. Агач ботагында Урман Кошы утыра икән.
– Әй, Тычкан Баласы, урманның эченә үк кермә, – дигән Урман Кошы. – Урман ешлыгында чокыр-чакырлар күп. Чокырга егылып төшәрсең дә, чыга алмассың.
Тычкан Баласы аны тыңламаган. Куе урманның эченә үк кергән. Анда юл да, сукмак та юк, бары тик агачлар гына тоташ стена кебек. Тычкан Баласы барган, барган да зур һәм караңгы чокырга егылып төшкән. Чокыр шундый тирән икән, Тычкан баласы үз көче белән мәңге чыга алмаслык, ди.
– Коткарыгыз! Ярдәм итегез! – дип кычкыра икән Тычкан баласы.
Урман Кошы аның нечкә тавышын ишетеп алган да, Маша янына очып килгән.
– Маша, Маша! Нәни Тычкан Баласы тирән чокырга егылып төште!
Маша Ойка-көйсезбикә янына йөгереп барган.
– Ойка! Тычкан Баласын коткарырга кирәк. Ул тирән чокырга егылып төшкән. Ул анда харап булачак! – дигән.
– Ой, Маша, син тагы нәрсә уйлап чыгардың инде? – дигән Ойка. – Ой, инде төн җиткән. Урманда бүреләр улый. Урманда караңгы, куркыныч. Без урманда юлны тапмаячакбыз.
– Менә тәрәзәгә кара әле! – дигән аңа Маша. Ойка тәрәзәгә күз салса, кара урманда көн уртасындагы кебек якты икән. Чыршы ботакларында шәм тоткан тиеннәр утыралар. Сукмак буйлап фонарь тоткан куяннар йөгерешәләр. Яктырткыч бөҗәкләр үзләренең утларын кабызганнар.
Урман артыннан тулган Ай калыккан.
– Ойка, сиңа ничек оят түгел? Шулкадәр куркак булма инде! – дигән Ай. – Мин сезгә юлны да күрсәтермен, яктыртырмын да.
Ойка авыр сулап куйган да, Маша белән җитәкләшеп, өйдән чыкканнар.
Ай нурлары шундый якты, сукмак көмеш төскә кереп ялтырый.
Урман ешлыгында бүреләр улый, ә сукмакка чыгарга куркалар. Аларны якты булып янган фонарь утлары куркыта икән. Кызлар тирән чокыр янына килгәннәр. Тирә-якта куяннар һәм тиеннәр сикерешәләр, Тычкан Баласына ничек ярдәм итәргә белмиләр. Тычкан баласы чокыр төбендә колагын сәлперәйтеп елый икән.
Маша үзенең билбауын салган, ә Ойка:
– Билбауга минем түфлине бәйлә. Ә мин бер генә аягымда басып торырмын, – дигән.
Маша билбау белән бәйләнгән түфлине чокырның төбенә үк төшергән. Тычкан Баласы түфли эченә кереп утырган да, нык итеп түфлинең бауларына тотынган. Кызлар Тычкан Баласын чокырдан тартып чыгарганнар.
– Рәхмәт, Маша! Рәхмәт, Ойка! – дигән Тычкан Баласы. – Мин сез булмасагыз харап була идем.
Куяннар да, тиеннәр дә шатланышкан, ә тулган Ай күктән карый һәм елмая икән.