Зәй районы үзәк дәваханәсе баш табибы Бөгелмә баш табибы итеп билгеләнде
Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Владимир Гуров эшен Бөгелмәдә дәвам итәчәк. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Министрлык фәрманы белән ул Бөгелмә район үзәк дәваханәсе баш табибы итеп билгеләнде.