Республикада барлыгы 1 млн. 594,3 мең квадрат метр торак сафка бастырылган. Бу еллык биремнең 66,5 проценты. Быел 309 ятим баланы торак бина белән тәэмин итү планлаштырылган. Әлеге максатларга 317 миллион 135 мең сум каралган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алда торган җылыту сезонына аеруча игътибар бирергә кирәклеккә күрсәтте. Инде җылылык җибәрү җиһазлары тулы әзерлектә булырга тиеш.