“Лада Приора” автомобиле шоферы (1985 елда туган) куркынычсыз излекне сакламый һәм нәтиҗәдә юл кырыена әйләнеп каплана. Шофер һәм машинада утырган 16 яшьлек кыз имгәнүләрдән урында ук һәлак була. Алар куркынычсызлык каеше белән эләктерелмәгән булалар. Калган өч пассажир (икесе 1989, берсе 1990 елгы) шифаханәгә озатыла. Аларның гомерләрен куркынычсызлык каешлары саклап кала.