Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшел олаулар кайта

Районыбыз бөртеклеләр урагын республикада беренчеләрдән булып төгәлләде. 32 мең 383 гектарда игелгән бөртекле культуралардан 72 мең 400 тонна уңыш җыеп алынды. Бу һәр гектардан 22, 4 центнер дигән сүз.

“Ташбилге”, “Үргәгар”, “Әхмәт”, “Юхмачы” хуҗалыклары көзге чәчүне дә тулысынча башкардылар инде.

Чәчү белән беррәттән “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыкларында хәзер кукурузны силоска салу бара. Мул булып үскән кукурузның 2 мең гектары урдырылып, 41 мең тонна силос салынды.

 

 “Юхмачы” терлекчелек комплексына яшел олаулар бер-бер артлы кайтып кына тора. Терлекләр саны да шактый биредә - 5400 баш бозау һәм сыер исәпләнә. Комплексның малларны тукландыру өчен җаваплы хезмәткәре, ягъни менеджер Татьяна Гаврилова:

–Малларны кышлатуга 9 мең тонна сенаж, 2 мең тонна силос хәзерләнде. Ә барлыгы 25 мең тонна кирәк. Азык базларына силос тутыруга бер атна элек кенә керештек әле. Көннәр әйбәт торса, бер айда тиешле азык запасын хәзерләячәкбез,–ди.

–Тиешле күләмдә минераль ашламалар кертү, чүп үләннәренә каршы эзлекле көрәшү нәтиҗәсендә азык культуралары уңышы әйбәт булды. Август аенда яуган яңгырлардан соң кукуруз тагын да күтәрелеп китте,–ди Юхмачы отрядының баш агрономы Фәргать Касаев.

Биредә кукуруз кешедән дә биегрәк булып үскән. Бер башыннан икенче чиге күренмәгән кырда кукурузны “Ягуар” чапкычы ура. Бортлары биегәйтелгән “КамАЗ” әрҗәләре 10-15 минутта яшел масса белән тулып та өлгерә.

 

“Ягуар”да эшләүче Фәнис Сафиуллин машиналарга басып торырга ирек бирми. Биш “КамАЗ” көненә дистәләрчә тапкыр урыйлар басу белән “Юхмачы” комплексы арасын. Эшне ике сменада оештырганнар. Фәнискә алмашка Азат Әхмәтов килә.

–Бер сменада 25 әр гектарда урдырам кукурузны,–ди Фәнис Сафиуллин. Ул 2008 елдан бирле “Ягуар”ны иярли икән. Җәй башыннан сенажга салу өчен күпьеллык үләннәр чаптырган. Хәзер әнә кукуруз урдыра. Силоска саласы кукурузы хәйран хуҗалыкның – 1447 гектарга җитә.

Районның башка хуҗалыкларында да кукуруз мәйданнары шактый. Һава шартлары басуда эшләү өчен бик кулай тора. Кояшлы көннәр кукурузның туклыклылыгын да сизелерлек арттыра. Әмма вакыт та чикле. Шуңа һәр җирдә эшне ике сменада оештыру мәслихәт.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus