13 сентябрь (шимбә). Зөлкагдә аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 21.00 сәгатьтә калка, 11.48 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.56 сәгать.
Үз-үзеңне өйрәнү, тирән, төпле белем алу, катгыйлык көне. Өйдән ерак китмәскә, гаиләгә игътибарны арттырырга, тәкәбберлек күрсәтмәскә, беркем белән дә ачуланышмаска кирәк. Ашказаны, бавыр, нерв системасы зәгыйфь. Канны чистарту уңай нәтиҗә бирә. Күзләрне арытырга ярамый. Ай Үгезбозауда чакта мәхәббәт, наз, ялкаулык тантана итә, рәхәтләнеп ял итү, уңай энергия туплау хуплана.
Бәрәңге склероздан саклый
Өлкән яшьтәге кешеләр, склероз булмасын өчен, көн саен ач карынга бер чи бәрәңге ашап куярга тиеш. Баш авыртканда исә чи бәрәңге телемнәрен маңгайга ябалар. Даими рәвештә баш авыртып җәфаласа, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, чирегәр стакан яңа сыгылган бәрәңге согын эчәләр.
14 сентябрь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.39 сәгатьтә калка, 12.56 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 12.51 сәгать.
Актив карарлар кабул итү, эш урынын алыштыру, сәяхәт башлау өчен яхшы көн. Килешүләр төзү, вәгъдәләр бирү вакыты. Физик күнегүләр, чыныгу файдалы. Күбрәк саф һавада булу яхшы. Күп ашарга, майлы ризык кулланырга ярамый. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, бавыр зәгыйфь. Тире авырулары килеп чыгу ихтималы бар, шунлыктан синтетик тукымадан тегелгән кием кимәү хәерлерәк. Яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк ашау хуплана.
Ангинадан дәва
Бәрәңге чәчәк аткан чакта (агу сипмәгән җирдән), чәчәкләрне җыеп, күләгәдә киптерергә кирәк. Ангина интектергәндә, 1 аш кашыгы бәрәңге чәчәген 0,5 литр кайнар суга салалар да, 40 градуска кадәр суыталар, аннары сөзәләр. 3 өлешкә бүләләр. Көненә 3 тапкыр тамакны чайкыйлар. Дәва курсы – 10 көн, аннары 1 ай ял итеп, тагын дәваланырга була.
15 сентябрь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 22.22 сәгатьтә калка, 13.58 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 12.48 сәгать.
Акыл җыю, белем алу, һөнәр өйрәнү көне. Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтү хуплана, ашау-эчүне, аралашуны чикләмәскә кирәк. Кан әйләнеше системасы, үпкә, бронхлар, умырткалык зәгыйфь. Ач тору файдалы. Тырнак кисәргә, хирургик операцияләр ясатырга ярамый.
Гөлҗимеш сихәт бирә
Ашказанындагы җәрәхәтне (кислоталылык түбән булганда) дәвалау өчен, 30 гөлҗимеш җимешен 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта, өстен каплап, 10 минут пешерәләр, 1 тәүлек төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 2-3 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр. Дәва курсы – кан агу туктатылганчы.
16 сентябрь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.13 сәгатьтә калка, 14.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.43 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күрәләтә хәвеф-хәтәргә бармаска, вәсвәсәләргә бирешмәскә, нәфрәтләнүдән, комагайланудан сакланырга кирәк. Халык күп җыелган урыннарда йөрмәү хәерлерәк. Беркемне дә үпкәләтмәс өчен, күп сөйләүдән тыелу зарур.
Теш сызлаганда
Теш сызлаганда яки авыз куышлыгындагы эренле инфекция интектерсә, түбәндәге төнәтмә белән мөмкин кадәр ешрак авызны чайкау файдалы: 1 литр кайнатып суытылган суга 1 аш кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы чәй содасы, 15 тамчы 5 процентлы йод төнәтмәсе. Яки 1 аш кашыгы кайнаган суга ярты аш кашыгы прополисның йә алтын тамырның спиртлы төнәтмәсен кушып болгаталар да, авызга кабып, ярты сәгать тоталар. Уртлар ияләшкәнче әрнетәчәк. Көненә 2-3 тапкыр кабатларга мөмкин. Спирт микробларны үтерә, кан әйләнешен яхшырта, прополис сеңдерелә һәм дәвалый.
17 сентябрь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кысла йолдызлыгында, 23.43 сәгатьтә калка, 15.34 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.38 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Физик хезмәт белән шөгыльләнү, табигать кочагында ял итү, дару үләннәре белән дәвалану файдалы. Тире зәгыйфь. Операцияләр ясатырга ярамый.
Кислота һәм селте
Төрле ризык эшкәртелгәндә, кеше организмында йә кислота, йә селте барлыкка килә. Шунлыктан азыкны селтегә (чи яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткеч үләннәр, оеган сөт, катык) һәм кислоталыга (ит, балык, йомырка, эремчек, дөге) бүләләр. Кислоталы ризыкның күбрәк булуы организмны шлакландыра, ә селтеле ризык исә, киресенчә, чистарта, бөтен әгъзалар эшчәнлеге өчен нормаль шартлар тудыра.
18 сентябрь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 0.08 сәгатьтә калка, 16.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.34 сәгать.
Айның бу тәүлегендә кеше организмында яшәү-тудыру көчләре уяна, әмма бу энергетиканы дөрес файдаланырга кирәк. Физик көч таләп ителгән эшләр аеруча файдалы. Көзге урман һавасын сулап, табигать кочагында ял итү бигрәк тә яхшы. Бизләр системасы, бавыр, тире зәгыйфь. Эчке тавышка колак салу зыянга булмас.
Җыерчыкларны киметеп була
5 сабак петрушканы (яфраклары белән) турыйлар, ярты литр кайнап торган суга салып, 25 минут төнәтәләр, суынгач, сөзәләр. Шул сихәтле суны иртән һәм кич биткә сөртәләр. Петрушка, кузгалак, бәбрия (розмарин) һәм эстрагон (шалфей) үләннәре катнашмасын (4 аш кашыгы) ярты литр сөткә салып, барлыкка килгән төнәтмә белән битне туендыру да бик файдалы.
19 сентябрь (җомга). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.08 сәгатьтә калка, 16.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.29 сәгать.
Акыл җыю көне. Тынгысызланмаска, күзәтүчән һәм игътибарлы булырга, фикерләрне контрольдә тотарга кирәк. Энергияне юк-барга сарыф итмәү хәерле. Ач тору файдалы. Нерв системасы, күкрәк, үпкә, баш, колак зәгыйфь.
Солы печеньесы
120 г атланмай, 2 аш кашыгы шикәр (йә бал), 1 йомырка, 1 стакан солы ярмасы (геркулес), 1 чәй кашыгы төелгән дарчин, 1 уч вак йөзем, 1 уч төелгән чикләвек, 1 стакан он, 1 чеметем тоз, 1 пакет камыр кабарткыч (разрыхлитель) кирәк. Атланмайны шикәр, тоз, дарчин, йомырка белән туглыйлар. Солы ярмасы, йөзем, чикләвекне өстәп, яхшылап болгаталар. Он белән камыр кабарткычны әкренләп кушалар, кул белән болгаталар. Кечкенә табага пергамент кәгазе җәеп, майлыйлар, камырны шуңа 2 сантиметр калынлыкта тигезләп җәяләр. 180 градуслы газ мичендә 20 минут пешерәләр. Кайнар килеш шакмаклап кисәләр дә, шулай суыталар.
Камырга шулай ук шоколад кисәкләре, цукат, ваниль, әфлисун цедрасы да кушарга була.