Әлеге бәйге быел өченче тапкыр уздырыла. Иң яхшы участковыйларны Интернетта тавыш бирү юлы белән сайлыйлар. Бүген Россиянең эчке эшләр органнарында 46 меңнән артык участковый эшли.
Бәйге, һәрвакыттагыча, өч этапта үтә. Конкурста катнашучылар 11 еннән 20 сентябрьгә кадәр узучы беренче этапта сайлап алына. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге бәйгегә үзенең 3 хезмәткәрен күрсәтә. Алар – полиция майоры Назил Шәймәрданов, полиция капитаны Ленар Хаджиматов һәм лейтенант Рубин Мадьяров. Алар өчен narodnyyuchastkovyyalm2014@mail адресына кереп, исем-фамилияләрен күрсәтеп, хәбәр җибәрергә кирәк. Әйдәгез, якташларыбызга теләктәшлек күрсәтик.