Зәйдә өлкәннәр һәрьяктан актив
Зәй пенсионерлары актив тормыш алып барулары, үзешчән сәнгатьтә катнашулары белән районда гына түгел, республикада да танылып килә. Бүген бер төркем өлкән апа-агайлар Чаллыда узачак “Балкыш” республика фестиваленең зона турына китте. Аларның әлеге чарада өченче ел катнашулары.