Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

"Ландыш"ка – нәкъ алтмыш

"Лениногорскнефть" идарәсе карамагындагы "Ландыш" балалар сәламәтләндерү лагере 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле вакыйга уңаеннан оештырылган бәйрәмгә мәртәбәле кунаклар җыелды.


"Татнефть" җәмгыятендәге барлык лагерьлар арасында "Ландыш" – иң олысы. Ул 1954 елның 5 маенда пионер лагере буларак оеша. Шул вакыт эчендә барлыгы 50 меңгә якын бала ял итеп, сәламәтлеген ныгыткан. Нефтьчеләр  балаларның ялын уңайлы итү даими рәвештә зур күләмде төзелеш һәм төзекләндерү эшләре башкара. Бүген ул  заманча, зур, якты спорт, акт заллары, уен мәйданчыклары, йөзү бассейны булган сәламәтләндерү үзәге. "Ландыш"ның урыны да бик матур – ул Ивановка авылын узып, "Степной" заказнигы янәшәсендә утыра.
Территориясенә килеп кергәч үк, ишегалларының пөхтәлегенә, балалар өчен уңайлы мәйданчыклар булуына игътибар итәсең. Ул, чыннан да, әкият сараен хәтерләтә. Заманча җиһазлы булу өстенә, аның территориясе җәй һәм көз айларында аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. 
Чакырылган кунаклар өчен бәйрәм концерт белән башланып китте. Алып баручы лагерьның тарихы, уздырылган бәйрәмнәр, төрле чаралар турында сөйләде. 
"Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов кунакларны сәламләп, лагерь хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрик итте. 
– Лагерь үзенең тарихы белән горурлана ала икән, димәк үзенең эшчәнлеге белән дә лаеклы горурлана ала дигән сүз. Киләчәктә дә шулай ук уңышлы эшләвегезне телим. Лагерьның 70-80 еллык юбилеен  да шундый зур гаилә белән  билгеләп үтәргә булсын, – диде.
"Татнефть" җәмгыятенең ярдәмче производство бүлеге начальнигы Газинур Ибраһимов хезмәткәрләргә юбилей көнендә уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләде. 
Бу көнне бирегә әйтерсең зур һәм дус гаилә җыелган иде. Бәйрәм кичәсе дә үзенә күрә бер очрашу формасында узды. Күпләр монда озак күрешмәгән хезмәттәшләрен очратты, ветераннар яшь чакларын искә төшереп, бергә эшләгән елларын искә алып утырды. 
Бу көнне озак еллар дәвамында лагерьда пионервожатый, тәрбияче, аш пешерүче һәм башка вазифаларны үтәгән хезмәткәрләр сәхнә алдына чакырылды. Аларның гадел һәм тырыш хезмәтләре бәяләнеп, һәркемгә "Татнефть" җәмгыяте һәм "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге, шулай муниципаль район башлыгының күп санлы  Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus